Мы в социальных сетях

Описание:


«Энергетик» мәдәният сарае» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе

Мәдәният сараенда клуб берләшмәләре һәм киноклублар эшләп килә, А.Краснов исемендәге халык хоры, «Земляничка» балалар халык театры, «Вольница» вокаль ансамбле, «Ритм» бию студиясе, «Хали-Гали» цирк остаханәсе, «Замана» фольклор ансамбле, сәнгать салоны, «Персона» мода театры актив эшчәнлек алып бара. Теләге булган барлык кешеләрне без тамашачы итеп кенә түгел, ә бәлки чараларыбызда катнашучы буларак та чакырып калабыз.

Эш режимы:

Дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 – 17.00 сәгатьләрдә.

Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре.

«Земляничка» балалар халык театры: 1981 елда «Энергетик» мәдәният сараенда В.Г. Муллахмәтова җитәкчелегендә «Земляничка» үрнәк балалар театры булдырылган (5 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар). Коллектив эшчәнлеге булып форма һәм жанрларның төрлелеге, театр, хореография, вокал, ансамбльдә һәм аерым җырлау, буффонадларны бергә бәйләп алып бару тора.

«Ритм» бию студиясе: 1998 елда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру, үсеп килүче буынга эстетик һәм физик тәрбия бирү максатында оештырыла. Студия каршында бию мәктәбе ачыла, анда 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр ритмика һәм балет гимнастикасы, бал биюләре, балалар һәм заманча биюләр белән шөгыльләнәләр. 2008 елда балалар өчен «Осталыкның алты баскычы» программасы эшләнә. Программаның максаты – бал биюләре дәресләренә кызыксынуны арттыру һәм гомуми бию культурасын күтәрү. Студия тормышы даими хәрәкәттә – концертлар, конкурслар, семинарлар, иҗади очрашулар, фестивальләр, юлда йөрүләр.

«Хали-Гали» цирк остаханәсе (5 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар): остаханәдә балалар һава гимнастикасы, жонглерлык, клоунада, дрессировка белән шөгыльләнәләр. Алар ел саен «Җиңү көне», «Сабантуй», «Төзүчеләр көне», «Шәһәр көне», «Балаларны яклау көне», «Республика көне» кебек шәһәркүләм чараларда катнашалар.

«Персона» мода театры – ул сез үзегез өчен яки киләчәктә модель булу өчен шөгыльләнергә теләгән төп модельләр составы һәм модельләр мәктәбе. Уку вакытында агентлыкта түбәндәге дисциплиналар укытыла:

- дефиле;

- актерлык осталыгы;

- хореография (классика, пластика, заманча биюләр);

- стиль, make-up;

Безнең агентлык белән Сез профессиональ модельләр (кызлар һәм егетләр) катнашында мода күрсәтүләр, промо-акцияләр, күргәзмәләр, презентацияләр һәм башка шундый чаралар үткәрү буенча килешүләр төзи аласыз.

Киноклуб һәм клуб исемнәре (яңартылган исемнәре) яңа иҗат сезоны башланганда билгеле була. 

«Энергетик» мәдәният сараеның рәсми сайты: http://dk-energetik.ru


Хезмәткәрләр:


Пятница, 3 мая 2024, 17:26