Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе бюджет системасының барлык баскычларында бердәм контрольне тәэмин итә торган тышкы финанс контроле системасын формалаштыру иҗтимагый финанслар белән нәтиҗәле идарә итүнең актуаль проблемаларыннан берсе булып кала.

Контроль-хисап палатасы, бердәм тышкы финанс контроле системасын ныгыту һәм үстерү максатында, «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыру һәм эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 2011 елның 7 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясы нигезләмәләре һәм Шәһәр Советының «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениесе турында Нигезләмәне раслау хакында» 2011 елның 15 декабрендәге 15/12 номерлы Карарының 20 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары белән үзара эшчәнлек алып бара.

Республика территориясендә дәүләт финанс контроле органнары эшчәнлеген һәм үзара эшчәнлек алып баруны оештыру Татарстан Республикасы Президенты Указы белән төзелгән Ведомствоара координация советы кысаларында координацияләнә.

Бюджет акчаларын файдалану мәсьәләләре буенча берлектә тикшерүләр оештырган һәм үткәргән вакытта, шулай ук финанс-бюджет дисциплинасының торышын, динамикасын һәм аның үзгәреш тенденцияләрен анализлау барышында Контроль-хисап палатасы шәһәр прокуратурасы белән үзара эшчәнлек алып бара.

Шәһәр прокуратурасы белән Контроль-хисап палатасы арасында үзара эшчәнлек турында 2007 елның 18 сентябрендә килешү төзелде (2013 елның 26 декабрендәге редакциядә).

Муниципаль ихтыяҗлар өчен заказлар урнаштыру өлкәсендәге кимчелекләр турында мәгълүматлар гамәлдәге законнар нигезендә Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә җибәрелә.

Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый бурычларын хәл итүгә, муниципаль берәмлекләрнең финанс һәм матди ресурслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә көчләрне берләштерү өчен Яр Чаллы шәһәренең Контроль-хисап палатасы 2007 елда Муниципаль контроль-хисап органнары Берлегенә (МКСО) керде.

Пятница, 29 марта 2024, 12:56